Республикабызда махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган хәрбиләрнең исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан, төрле ярышлар, турнирлар уздырыла. Шундыйларның берсе, шушы көннәрдә Азнакай районының Чатыр тау Арена спорт комплексында махсус хәрби операциядә һәлак булган Артур Хәнипов истәлегенә волейбол ярышлары узды. Турнирда иң көчле волейболчылар, барлыгы алты команда көч сынашты. Артур Хәнипов үз теләге белән контракт төзеп, 2023 елның 27 октябрендә махсус хәрби операциягә китә. Пулеметчы булып хезмәт итә. Ярышта геройның әти-әнисе, район җитәкчелеге катнашты. Мондый спорт ярышлары, геройларыбыз ұрнәгендә тәрбияләнеп, Ватанпәрвәр булу өчен өлге булып тора.










