Киләсе елда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан респбуликабызда шагыйргә багышланган чаралар инде башланды. Шушы көннәрдә Тукайның әдәби музеенда « Хезмәттә яуланган хөрмәт” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Чара Тукайның мирасын өйрәнүче әдәбият галимнәре Хәй Хисмәтуллинның 130 еллыгына һәм Рашат Гайнановның 100 еллыгына багышланды.
Татар галимнәре Хәй Хисмәтуллин һәм Рашат Гайнанов Габдулла Тукайның иҗатын фәнни өйрәнүгә зур өлеш керткән шәхесләр. Хәй Хисмәтуллин — Якуб Агишев белән берлектә Г.Тукайның 1943-1948 елларда дөнья күргән ике томлык академик басмасын, 1955-1956 елларда дүрт томлыгын басмага әзерли. Ул томлыкларга Габдулла Тукайның аерым китапларда, газета-журналларда басылган шигырьләрен, поэмаларын, әкиятләрен бөртекләп туплый. Чарага галимнең оныгы Наилә Хисмәтуллина да килгән иде.
Рашат Гайнанов Г. Тукай иҗатын өйрәнүгә, аның әдәби-публицистик мирасын туплауга, шагыйрь иҗатын чагылдырган ХХ йөз башы матбугатын җентекләп анализлауга гомерен багышлаган кеше.Түгәрәк өстәл эшендә Рашат Гайнгановның сеңлесе дә катнашты.
Ике галимнең дә китаплары Республика Милли музее фондында һәм Габдулла Тукай әдәби музеенда саклана.
Чулпан Әмири. Фәрид Джалали. Татарстан яңалыклары.










