Татарстан Фәннәр академиясендә «ел инновациясе» республика конкурсы кысаларында проектларны тәкъдим иттеләр. Әлеге конкурска барлыгы икейөздән артык проект тапшырылган. Аларның авторлары-абруйлы югары уку йортларының фәнни коллективлары, сәләтле мәктәп укучылары да бар. Иң яхшы проектлар авторларына акчалата бүләкләр каралган, һәм аларның ил өчен мөһим эшләнмәләрен тормышка ашыралар.
Иң популяр юнәлешләр булып -машина төзелеше, приборлар төзү һәм энергетика, мәгълүмат-коммуникация , авыл хуҗалыгы технологияләре һәм медицина.Ел инновациясе» конкусы җиңүчеләренең исемнәре декабрь азагында билгеле була.










