Көндезге концерт.
Кичке концерт. Сирәк яңгырый торган музыкаль язмалар.
Концертыбызны татар опера милли сәнгатенә нигез салучыларның берсе, җырчы Фәхри Маннапов язмалары белән башлап җибәрәбез. Фәхри Маннапов Казанга Оренбург якларыннан килә һәм Татар театрында эшли башлый. Анда ул җырлап уйный торган рольләрне башкара. Радиобыз фондында музыка белгече Сиринә Латыйпованың Фәхри Маннаповны якыннан белгән җырчы, Татарстанның халык артисты Усман Әлмиев белән эшләнгән тапшыруы сакланып калган. Җырларны тыңлар алдыннан шушы тапшырудан бер өзек тәкъдим ителә.










