Беренче декабрь җитүгә нибары бер атна вакыт калып бара. Беренче декабрьдән дә соңга калмыйча республика халкы күчемсез милеккә, транспортка һәм җир салымнарын түләргә тиеш. Салым түләүченең “шәхси кабинеты” булганнарга, шулай ук Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталыннан файдаланучыларга, электрон хәбәрләр сентябрьдән үк җибәрелә башлады. Калганнарга хәбәр почта аша җиткерелде. Әгәр дә салым идарәсеннән хат килмәсә, яисә салым түләү турында электрон хәбәр булмаса, моны инспекциягә барып ачыкларга кирәк. Ә инде тулырак мәгълүматны, бердәм контактүзәгенең 8-800-222-22-22 телефоны буенча алырга мөмкин.









