Тапшыруларыбызда без сезне кешелекле, көчле рухлы һәм сәләтле кешеләр белән таныштырабыз. Бүгенге чыгарылыш шушы бөтен сыйфатларны үзенә туплый алган яшь, сәләтле егет турында булыр. Аның кечкенәдән күзләре күрми, церебраль паралич сәбәпле хәрәкәтләре чикләнгән. Ләкин ул дөньяга карашы, чиксез сәләтләре ярдәмендә башкаларны да сокландырырлык итеп, актив, матур, мәгънәле тормыш алып бара. Янәшәсендә дә үзе кебек үк гаҗәеп күркәм кешеләр.
Тимур Фазлыев халыкара, илкүләм, республика конкурсларда җиңүләр яулаган егет — күпсанлы кубоклары, дипломнары шул турыда сөйли. Музыка, шигырьләр яза, кабатланмас тавышы белән аларны үзе башкара да. Сәләтләре дә, ихтыяр көче дә, аңа авырулары белән көрәштә һәрвакыт җиңүче булып яшәр өчен бирелгән, диярсең.










