Хәерле иртә, хөрмәтле тыңлаучыларыбыз! Хәзер сезне “Музыкаль мизгелләр сәхифәсен тыңларга чакырабыз. Иртәнге концертыбызны кабатланмас моң иясе, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов башкарган җырлардан төзедек.
Әле күптән түгел, Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе һәм җыен фонды тарафыннан Шәхесләребез сериясендә Рафаэль Ильясов дигән китап басылып чыкты. Бүген башкалабызның “Пирамида” комплексында Рафаэль Ильясов китабын тәкьдир итү кичәсе булачак. Рафаэль абыебыз безгә татар музыкаль сәнгатенә кагылышлы саллы фикерләрен, шушы хактагы йөзләгән тапшыруларын һәм татар моңының эталоны булып кабул ителерлек җырларын мирас итеп калдырды. Һәм алар киләчәктә дә, безгә кыйблабызны барларга ярдәм итеп, эфирда, сәхнәләрдә яңгырап торыр дип өметләнәбез.










