Бу Россиядә иң масштаблы студентлар иҗат фестивале. Ул 29 нчы ноябрьгә кадәр дәвам итә. Быел фестиваль илнең төрле төбәкләреннән ике меңнән артык катнашучыны берләштерде. Конкурс сынаулары җиде шәһәр мәйданчыгында уза. Бүген 26 нчы ноябрьдә катнашучылар бию, мода юнәлешләре буенча ярыша. Программа һәм үткәрү урыны белән тулырак безнең трт дефис тв нокта ру рәсми сайтта танышырга була.









