Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе шәхси эшкуарлар һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче затлар өчен билгеләнгән иминият взносларын түләү вакытының күчерелүе турында хәбәр итте. 2025 елдан башлап бу түләү элеккеге кебек 31 декабрьгә кадәр түгел, ә 28 декабрьгә кадәр башкарылырга тиеш. 2025 елда бу дата ял көненә туры килгәнлектән, соңгы вакыт 29 декабрь булачак.
2025 елга иминият взносларының билгеләнгән күләме 53 658 сум тәшкил итә.
Ведомствода ачыклап үтүләренчә, эшчәнлек туктатылганда, взносларны салым инспекциясендә исәптән төшкәннән соң 15 көн эчендә күчерергә кирәк. Түләү суммасын исәпләү өчен Федераль салым хезмәте сайтында онлайн-калькулятор бар.
Түләү вакыты чыккан очракта пеня исәпләнә. Шул ук вакытта, взносларны түләү бурычы түләүче сыйфатында теркәлгән мизгелдән алып исәптән төшкәнчегә кадәр, эшчәнлекне гамәлдә алып баруга һәм керем дәрәҗәсенә карамастан, гамәлдә була.
Салым хезмәтендә взносларны вакытында түләү иминият стажы формалашуга йогынты ясавы хакында искәрттеләр: бары тик акчаны чынлыкта күчергәндә генә эшчәнлек чорлары иминият пенсиясе алу өчен кирәкле стажга кертелә.










