Зиннур һәм Вәсилә Фәйзетдиновларда зур бәйрәм – «Каз өмәсе». Гаилә кырык кош үстергән. Аларны эшкәртеп өлгерү өчен оста куллар күп кирәк. Каз өмәсе – муллык бәйрәме. Колмакчыда ул дүртенче ел рәттән җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп бара. Кунакларны милли ризыклар белән сыйлыйлар. Иң тәмлесе – каз мае белән майланган коймаклар.
Йоланың иң күңелле күренеше — өмәчеләрнеңкош түшкәләрен көянтәгә асып, чишмәгә төшүләре. Балалар исә каурый сибә — казлар киләсе елга да күп булсын өчен.
Колмакчы – өч милләтле авыл. Монда татар, рус, чуваш халкы дус-тату яши. Алар кунакларны үз нәселләре, көнкүреше һәм гореф-гадәтләре белән таныштырдылар.
Сәхнәгә – Каз өмәсен оештыручылар да чакырыла. Мәдәният өлкәсе хезмәткәрләрен көчле алкышларга күмделәр. Һәрберсе – зур хезмәт куйган. Татар халкының башка бәйрәмнәре кебек, каз өмәләре бердәм итә – менә шуның белән кыйммәт тә әлеге күркәм йола.
Альбина Вәлиева, Гөлназ Җәббарова, Максим Липин.










