Саба районында рәссам Мөдәррис Минһаҗевның күргәзмәсе тәкъдим ителде. Рәсем һәм музыка тәңгәллеге нидә чагыла? Мөдәррис Минһаҗев исеме республикада гына түгел, татарлар яши торган төбәкләрдә дә билгеле. 50 ел ул рәсем сәнгате белән шөгыльләнә. Картиналар ясый. Аларның төрлелеге һәркемне сокландыра.
Иҗатына 50 ел тулган көннәрдә Мөдәрис әфәнде туган җире Саба районы Шәмәрдән авылы мәдәният йортында картиналарыннан күргәзмә оештырды. Аның иҗаты белән танышырга олысы-кечесе, яше-карты килгән иде. Стенага эленгән картиналар сине сихри болыннарга, куе урманнарга, чәчәкле язларга алып кайта, төрле хезмәт кешеләрен ясаган портретлар янына туктап торырга мәҗбүр итә.
Мөдәррис абый үзенең иҗат гомерендә бик күпләрне шаккаттырып яши, яңалыкка омтыла.
Мөдәррис Минһаҗев бик ихлас кеше, аның картиналарында да ихласлылык ярылып ята. Күргәзмәне карарга килгәннәр арасында тумышы белән районыбызның Керәнне авылыннан булган Мадияр Хаҗиев бар иде.
Күргәзмә ачылганнан соң сәхнәдән җыр — моң, нәфис сүз агылды.
Ләлә Зәйнуллина, Әлфия Мөбарәкова, Рәзил Нигъматов. Татарстан яңалыклары, Саба районы.










