Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән оештырылучы “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы эше пленар утырыш белән тәмамланды. Чарада нинди мәсьәләләр күтәрелде? Бу турыда алдагы язмада.
Икъдисадның яңа шартларга күчүе, базардагы үзгәрешләргә яраклашу, әлеге сораулар 18нче тапкыр Казанда узган “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының төп юнәлешләреннән булды.
Чараны кыю һәм битараф булмаганнар җыены дип, атасаң да була.
Бер яктан эшмәкәрләр бизнес юнәлешләрен киңләсә, икенче яктан
аларга үз төбәкләрендә татар диаспораларын ныгытү, үстерү максаты йөкләнә.
Өч көн дәвамында барган бизнес-форум кысаларында 400 дән артык эшмәкәр, икъдисат эксперталары һәм белгечләр катнашты.
Ярдәм итү-туганлык билгесе дигәндәй, Киров өлкәсе татарлары исеменнән, биредәге конгресс рәисе, “Молот-Оружие” җәмгыяте генераль директоры Равил Нургалиев, Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә кирәк-ярак алыр өчен сертификат тапшырды.
Агымдагы шартларда инвесторлар зур сакчылык белән яңа проекларга тотына. Бизнес партнерларны сайлауда алдан сиземли белү, базар шартларын яхшы белү зарур.
Форум тәҗрибә уртаклашу, яңа эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен бөтен мөмкинлекләр бирә.
Уфа шәһәрендә яшәүче шәхси эшмәкәр Зөлфирә Газизова үз фабрикасында тегелгән мәктәп формалары тәкъдим итте.
“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы республикабызның инвестицияләрне җәлеп итүдә ачык булуы, татар дөньясының бердәмлеген, көчен арттыруда тиешле вазыйфасын башкаручы чара икәнлеген, бу юлы да уңышлы үтәде.
Эльза Әхмәтҗанова, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.










