Казандагы Буа якташлык җәмгыяте күркәм гадәткә әверелгән очрашу кичәсенә чакыра.
Ватанны саклаучылар елына багышланган чара берьюлы өч телдә-рус, татар һәм чуваш телләрендә алып барыла. Ел вакыйгасы «Пирамида» концерт залында 6 декабрьдә көндезге сәгать бердә башлана. Керү ирекле. Кече ватаннарын кайгыртып яшәүче Буа якташлык җәмгыяте һәр килүчегә урынны түрдән әзерләп, көтеп кала. Рәхим итегез!










