Узган атнада 114 очрак теркәлгән. Аеруча 7-14 яшьлек мәктәп укучылары арасында.Республикада яшәүчеләрнең 51 проценты, гриппка каршы вакцинация ясаткан. Бу турыда кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Республика буенча идарәсе белгечләре белдерде. Шулай ук, быел Яңа ел бәйрәмнәренә баручы балалар, грипп һәм башка инфекцияләргә каршы прививка ясаткан булырга тиеш.










