Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары» 18нче җыенының пленар утырышында катнашты. Ул милли мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә, җәмәгать эшендә актив катнашучыларга Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының уналтынчы утырышы була.. Анда 2026 елга, 2027 һәм 2028 елларның планлы чорына республика һәм территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетлары турындагы закон проектлары икенче укылышта каралачак.
28 ноябрьдә Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә, хәрби хезмәткәрләргә, аларның гаиләләренә ярдәм итү, хокукларын яклау, социаль, хокукый, медицина ярдәме күрсәтү, түләүләр, ташламалар алу буенча «Хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясен үткәрә.










