Татарстан юллары кыш сезонына әзер. Ни дәрәҗәдә?
Кыш килергә әле ашыкмый, әмма юл хезмәтләре әзер. Татарстанда юллар өчен 165мең тонна бозлавыкка каршы материал әзерләнде. Әлегә 2 процентны кына файдаланганнар. Юл оешмаларының кышкы шартларда эшләүгә әзерлеге турында шушы көннәрдә Министралар кабинетында узган киңәшмәдә сөйләделәр.









