Бүген синоптиклар республикада томан фаразлый. Урыны белән җепҗек кар. Җил көняк-көнбатыштан, секундына 15 метрга кадәр. Көндез һава температурасы 4 градус җылы. Гомүмән, синоптиклар респбуликада декабрьнең беренче декадасында аномаль җылы һава торышы саклана дип белдерде. Һава температурасы нормадан 6 градуска югарырак булыр дип көтелә.










