Шушы көннәрдә, Пирамида мәдәни күңел ачу комплексында, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов турында китапны тәкдим иттеләр. Китап Рафаэль Ильясовның тормыш һәм иҗат юлына багышлана. Күренекле җырчы гомеренең 54 елын “Татарстан” радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә эшли. Чарада аның туганнары, якташлары, хезмәттәшләре, танылган артистлар чыгыш ясады.










