Композитор Салих Сәйдәшевнең тууына — 125 ел! Шигърият дигән циклдан без сезне Татарстанның халык шагыйре, Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Равил Фәйзуллинның “Сәйдәш” дигән поэмасы буенча әзерләнгән моноспектакль тыңларга чакырабыз. Ул күренекле нәфис сүз остасы Айрат Арсланов башкаруында яңгырый. 1989 елда Татарстан радиосы студиясендә магнитофон тасмасына язып алынган бу моноспектакльнең режиссеры – Госман Әхмәтҗан. Рояльдә музыкаль бизәлеш авторы – композитор Ренат Еникеев.










