“Шигырьләр һәм Шагыйрьләр”. Радиокомпозиция
Шигърият сөюче кадерле дуслар! Бүген без сезнең игътибарга радиобызның алтын фондыннан бик тә кадерле бер тапшыруны тәкъдим итәргә булдык. Ул “Шигырьләр һәм шагыйрьләр” дип атала. Аның кыйммәте шунда ки, радиокомпозицияне заманында нәфис сүз остасы, Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең халык артисты Айрат Арсланов әзерләгән һәм магнитофон тасмасына яздырган. Режиссеры Госман Әхмәтҗан, мөхәррире – Рөстәм Акъегет булган. Татарстан радиосы тарихында якты эз калдырган шәхесләрне искә алып тыңлыйк без бу тапшыруны!
Әдәбият сөюче кадерле дуслар! Хәзер без сезнең игътибарга Шәриф Хөсәенов хикәяләрен тәкъдим итәбез. Алар нәфис сүз осталары – Татарстанның халык артисты Рәсим Сәлахов һәм Россиянең халык артисты, Республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанова язмаларында тәкъдим ителә.










