“Кама буе – туган як!”. Балык Бистәсендә инде бу сүзләр күптән канатлы гыйбарәгә әверелде дисәм дә ялгышмам. Якташлары шушы җирлектән чыккан һәр шәхесне, ә Балык Бистәсе районы кадәр әдәбиятка, сәнгатьнең һәр тармагына иҗатчыларны биргән төбәк республикабызда башка юк та кебек, зурлап искә алалар, яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләргә, алар калдырган мираска сак карарга, шәхесләрнең исемнәрен кадерләп сакларга, онытмаска тырышалар. Менә, алдарак кына искә алган композитор, музыкант Фәтхерахман Әхмәдиевның да шушы көннәрдә тууына 95 еллыгы зурлап билгеләп үтелгән. Шул уңайдан без бүген студиядә Балык Бистәсеннән килгән кунакларны сәламлибез. Студиябез кунаклары — ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, хормейстер Фирдания Бәдретдинова, Ф.Әхмәдиев авылдашлары — Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылы мәдәният йорты җитәкчесе Юлия Вәлиева һәм сәнгать җитәкчесе Алия Шәрәфиева.
Илебездәге татарлар арасында төрле чаралар үткәрелә. Шуларның берсе булган «Ел татары» премиясенә лаек булганнар билгеле булды. Бу хакта журналист Ания Гыйбадуллинаның «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте РR директоры Ләйсән Сафина белән әңгәмәсе бирелә.










