3 нче декабрьдә Казанда XVII Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале башлана. Үзгәрешләр бармы?
Иртәгә 3нче декабрь көнне Казанда XVII Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале үз эшен башлап җибәрә. Ул 7нче декабрьгә кадәр дәвам итә. Чараның быелгы яңалыклары турында алдагы язмада.
«Һөнәр» яшь режиссура фестивале кысаларында режиссер буларак өметле күренгән яшьләргә белем бирү кирәклеге ачыклана. Оештыручылар Республика Рәисенә мөрәҗәгать иткәч эш уңай якка хәл ителә.
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән башкарыла. Хәзер «Һөнәр: дебют» һәм «Һөнәр: мастер» юнәлешләре барлыкка килгән. Катнашучылар яше дә 40ка кадәр, күбесе – дәүләт театрларында эшләүче артистлар. Алар 5 көн буена – Кариев театры базасында белем ала. Бу елны Казан дәүләт мәдәният институтыннан да остазлар белем бирә. Һәрберсенә Казан дәүләт мәдәният институтының белемне күтәрү таныклыгы тапшырыла. Катаншучылар арасында «Һөнәр: дебют» юнәлешендә Әлмәт, Минзәлә, Әтнә, Чаллы, Кариев театрлары. «Һөнәр: мастер»га килгәндә, Луганск, Томск театрлары, Оренбург татар дәүләт театры, Уфа яшь тамашачы театры һәм Казахстаннан Акмулла өлкәсе театры үз спектакльләрен күрсәтә.
Киләсе елга – театрга нигез салучы Фәрит Хәбибуллинның тууына 85 ел. Аның исемен мәңгеләштерү ниятеннән, Фәрит Хәбибуллин исемендәге яшь режиссура премиясе булдырылган. Сүз уңаеннан, бу елны логотип та яңартылган. Җиңүчеләргә тапшырыласы сыннар да яңача эшләнгән.
Алия Галиуллина, Татарстан яңалыклары.










