Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-Сәнәгать палатасында Республикабыз предприятияләрендә “Хәләл” стандартларына туры килгән туклану системасын кертүгә багышланган түгәрәк өстәл үзачак.
Биредә “Хәләл” стандартының ролен билгеләячәкләр, Дәүләт тарафыннан нәтиҗәле ярдәм турында фикер алышачаклар. “Хәләл” ризыкларының төп төрләре белән тәэмин ителеше, җирле авыл хуҗалыгы оешмаларына яңа мөмкинлекләр ача.
Бу үз чиратында , Татарстанның азык-төлек иминлеген ныгыта һәм җитештерүчеләргә ярдәм булып тора.
“Хәләл” ризыкларны көнкүрештә куллану – туклануның гомуми сыйфатын күтәрү һәм куп конфессияле оешмаларга хөрмәт күрсәтү, шулай ук эш нәтиҗәләренә уңай йогынты ясый, дип билгели оештыручылар.










