Республикада «Кадрлар» илкүләм проекты (Национальный проект «Кадры») чаралары дәвам итә. Әлеге проект махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен дә яңа мөмкинлекләр ача. Моның турында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгече Айсылу Гомәрова сөйли.
Бүгенге “Яңа көн” тапшыруында сезне сәләтле һәм көчле рухлы Тимур Фазлыев белән очрашу көтә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән булса да, бу егет көйләр, шигырьләр иҗат итә, төрле конкурсларда катнашып, җиңүләр яулый. Янәшәсендә үзе кебек үк гаҗәеп күркәм кешеләр. Дөньяны, кешеләрне яратуы, матурлыкны күңел күзе белән күрә белүе, максатчан, мәгънәле тормыш алып баруы сезне дә сокландырыр, дип уйлыйбыз.










