Үз туган җиреңне данлау буыннан-буынга күчеп килә, кешене бизи торган сыйфатларның берсе. Ватанының тарихын белгән, аны хөрмәтләп саклаган халык, һичшиксез, бөек ул. Халык күңелендә истәлекләр, вакыйгалар, мәгълүмат сакланып килсә дә, аларны теркәп бару мәҗбүри. Фәнни яктан расланган, тикшерелгән, системага салынган энциклопедик басмалар бездән соң киләчәк буыннар өчен бәяләп бетермәслек кыйммәтле мирас булып калачак. Бүгенге тапшыруны шул турыда сөйләшүгә багышлыйбыз. Безнең әңгәмәдәш — ТР Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Галимова.










