РФ Президенты Владимир Путин белән традицион туры элемтә 19 декабрьдә узачак. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
Президентка сорауларны moskva-putinu.ru (Москва-Путину.рф) сайтында язып, 0-40-40 номерына СМС-хәбәр җибәреп һәм 8-800-200-40-40 телефон номерына шалтыратып бирергә мөмкин. Быел моның өчен шулай ук МАХ мессенджерындагы чат-ботны кулланырга да була.
Кремльдә хәбәр итүләренчә, «Ел нәтиҗәләре» 12:00 сәгатьтә башланачак. Сораулар 4 декабрьнең 15:00 сәгатеннән алып программа трансляциясе тәмамланганчы кабул ителәчәк










