Гаиләдә рухи тотрыклылык нәрсә ул? Аны бары тик дингә бәйле дип кенә аңлап будамы? Әллә безнең мөнәсәбәтләрдә, көндәлек тормышта, бер-беребезгә ихтирамда да була аламы? «Иртәнге нур» тапшыруында гаиләнең эчке дөньясына сәяхәткә чыгабыз. Рухиятны ничек таныйбыз, аны үстерү юлларын эзлибез. Һәм иң мөһиме — аны гаиләбездә ничек сакларга һәм баетырга була, дип фикерләшәбез. Кунагыбыз — Алмаз хәзрәт Галимҗанов — Саба районы Сатыш авылы имам-хатыйбы.










