Катаншучылар арасында «Һөнәр: дебют» һәм «Һөнәр: мастер» номинацияләрендә спектакльләр күрсәтелә. Иртәгә 7нче декабрь көнне Кариев театрында йомгаклау тантанасы уза. Киләсе елга – театрга нигез салучы Фәрит Хәбибуллинның тууына 85 ел. Аның исемен мәңгеләштерү ниятеннән, Фәрит Хәбибуллин исемендәге яшь режиссура премиясе булдырылган. Сүз уңаеннан, бу елны логотип та яңартылган. Җиңүчеләргә тапшырыласы сыннар да яңача эшләнгәгән.










