Чаллы шәһәренең 131нче номерлы «Лучики» балалар бакчасы Лисичанск балаларына ярдәм итүгә юнәлтелгән «Яңа ел могҗизасы» хәйрия акциясен оештырды.
Яңа ел алдыннан, һәр бала могҗиза көткән чорда, балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм ата-аналар бүгенге көндә ярдәмгә мохтаҗ булучыларга бәйрәм бүләк итәргә булган.
Инициативаны актив ата-аналар тәкъдим иткән. Акциягә бөтен коллектив кушылган.
Бакчада тәрбияләнүче балаларның ата-аналары бүләкләр җыйган: һәр җыелмага татлы күчтәнәч, уеннар, бәйрәм сюрпризлары һәм балалардан изге теләкләр салынган. Акция ярдәмгә мохтаҗлар турында ихлас күңелдән кайгырту үрнәге булды.









