Быел татар халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахуновның тууына 100 ел. Шул уңайдан республикабызда әдипкә багышланган чаралар оештырылып тора. Туган ягы Арча районында язучының 100 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр. Гариф Ахунов –Арча районы Өчиле авылында күп балалы гаиләдә туа. Белем нигезләрен Казанбаш авылы мәктәбендә, аннары Арча педагогия училищесында ала. 1947 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. Аның «Яшьлек яме» дигән беренче зур әсәре 1950 елларда басыла. Шулай ук әдәби әсәрләрендә ул үзенең замандаш дуслары, нефтьчеләр, авыл хезмәтчәннәре, сәнәгать җитәкчеләре турында яза. Татарстан нефтьчеләре турында язылган «Хәзинә» романы һәм «Чикләвек төш» повесте өче, Гариф Ахунов ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән.
Бүген 8 декабрьдә Казан дәүләт яшь тамашачы театры бинасында (элеккеге Тинчурин театры) Гариф Ахуновның тууына 100 ел тулуга багышланган “Хәзинәле гомер” дип исемләнгән искә алу кичәсе узачак. Чара җиденче яртыда башлана.









