“Наз” хәйрия оешмасы Балтач әниләрен Казанга чакырып кунак итте.«Наз» хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова Балтач районы белән күптән ныклы элемтәдә. Шушы көннәрдә әниләр өчен тагын бер күркәм чара оештырды. Мәрхәмәтлелек кичәсеннән Мөршидә Җиһан язмасы.
Саладан калага килү әниләр өчен чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелә. Көндәлек мәшәкатьләрдән аерылып рухи –мәдәни яктан баеп кайтабыз ди иң бөек кешеләр.
“Наз» хәйрия фонды һәм аның җитәкчесе белән дуслыклары дистә еллар белән сыналган. Нурания Сәйфетдинова мохтаҗ балаларны циркка китерә, Яңа ел бүләкләре тарата. Ә бу юлы әниләр өчен очрашу кичәсе оештырды.
Хәйрия бәйрәме Кариев театрында спектакль тамаша кылып дәвам итте.
Мөршидә Җиһан, Данил Жданов Татарстан яңалыклары










