Хезмәт юлын гади санитаркадан башлап, табиб һөнәренең барлык нечкәлекләрен үз йөрәге аша уздырып, шул игелекле юлны узган Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы Равия Мухина хәзер китап авторы һәм драматург булып та танылды. Габдулла Кариев театрында Равия Мухинаның “Ак чәчәкләр кебек…” китабы тәкъдим ителде. Әлеге чарадан тулырак Ләлә Зәйнуллина репортажы.
Равия Гаязовнының киләчәген Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” китабы герое Гәлшаһидә — Равия Гаязовнаның киләчәген билгели.
Равия ханым үзенең остазы, изге күңелле фәрештәсе — татар профессоры, табибә Рәйсә Габдрахмановага булган хөрмәте кулына каләм алырга этәрә.
Автор әсәрен үз тормышыннан алып көндәлекләр итеп җыя. 52 елдан артык гомерен табиблык хезмәтенә багышлаган Кукмара кызы Равиянең кечкенәдән нинди максатчан булуын якташы, тел галиме Фоат Галимуллин искә алды.
Рәйсә Абдрахманова табиблык юлына очраклы килми. Аның якын туганы Әбүбәкер Терегулов гомер буе шәһәр клиникасында эшли. Иң дәрәҗәле табиб була. “Ак чәчәкләр” романында сүрәтләнгән Әбүзәр Таһиров оброзы Әбүбәкер Терегуловны күздә тотып иҗат ителә.
Рәйсә Абдрахманова кебек белгечләрдән туплаган тәҗрибәсен бүгенге көндә көчле җитәкче, табиб, мөгаллим Равия Мухина сәләтле яшьләргә тапшыра.
Равия ханым кешеләрне савыктыруда, әдәбият-сәнгать мөхитендә мавыгып, хезмәтен яратып эшли. Ул дәвалаган авырулар саны бихисап.
Кеше нинди генә биеклеккә ирешсә дә туган ягыннан илһам алып яши.
Әлеге матур кичәдә Кариев театрында берничә ел уйналып килүче, режиссер Ренат Әюпов сәхнәләштергән “Ак чәчәкләр кебек …” тамашасыннан өзекләр, танылган шәхесләрнең котлау сүзләре яңгырады.
Тамашачылар аның иҗаты аша самимилеген тоя алды. Табиб һәм шәхескә булган ихтирам-рәхмәтен белдерде.










