Кеше тормышында иң матур чор – яшьлек еллары. Яшьлек – мөстәкыйльлек тә, батырлык та, матурлык та, шул ук вакытта җаваплылык та әле ул. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, хыялланган уку йортына укырга кереп, студент булуыңны син генә түгел, әти-әниең дә бик тели. Үтә дә кызыклы, күңелле, мәгънәле кебек дип күз алдына китерәсез инде ул тормышны. Бүгенге тапшыруда без сезгә мавыктыргыч студент тормышы турында сөйләргә ниятләдек. Студиябез кунагы – Татарстан яшьләр эшләре министрлыгының әйдәп баручы консультанты Ләйлә Фәнис кызы Алембикова.










