Иртәнге чыгарылыш
Татарстан прокуратурасында миграция законнарын үтәү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады.
«Халык контроле» аша якынча 84 мең мөрәҗәгать һәм хәбәр кабул ителгән.
Уку елы башыннан Казан мәктәпләрендә, балалар бакчаларында һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә педагоглар сафы 460 яшь белгеч белән тулыланган.
15 декабрьдә Татарстанда Яңа ел алды «Чыршы» операциясе башланачак.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елда Фән һәм техника өлкәсендә республика Дәүләт премияләрен бирү турындагы Указга кул куйды.
Бәшир Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында 10 декабрьдә «Мәрхәмәтле Татарстан » республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә республика Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров белдерде.
«Мәрхәмәтле Татарстан» конкурсында җиңүчеләргә һәм лауреатларга 2026 елдан республикада волонтерлыкны үстерүгә керткән өлешләре өчен мактау билгеләре һәм Татарстан Рәисе премиясе тапшырылачак. Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның октябрендә Республика Дәүләт Советына юлламасында волонтерларга Татарстан Рәисе премиясен гамәлгә кую турында игълан иткән иде.










