Яңа ел җитүгә дә бер айдан азрак вакыт калып бара. Башкалабызда һәм муниципаль районнарда үзәк чыршыларны урнаштыра башладылар инде. Казанда барлыгы 37 чыршы шәһәрчеге эшләячәк. Шулай ук Татарстанда 15 нче декабрьдән, Яңа ел алды «Чыршы» операциясе башлана, һәм ул 31 нче декабрьгә кадәр дәвам итә. Бу вакытта ылыслы агачларны законсыз кисүгә юл куймау өчен урманнарда тикшерүләр көчәйтелә.
Урманнарда агачларны законсыз кискән яки зыян китергән өчен административ штраф яный. Аның күләме гражданнар өчен 4 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 20 мең сумнан алып 40 мең сумга, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр тәшкил итә.










