“Гаилә” мәчете махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм итү өчен, традицион “Гаилә җылысы” дип исемләнгән хәйрия акциясен башлап җибәрә. Аның шартлары бик гади: бер пар җылы оекбаш бәйләп, аны мәчеткә алып килергә кирәк. Акцияне үткәрү вакыты – киләсе 2026 нче елның 15 нче гыйнваренә кадәр дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, узган ел “Гаилә җылысы” акциясе ярдәмендә, хәрбиләргә 200 пар йон оекбаш җибәрелде.Ил сакчыларына җылылык, күңел җылысын биреп, изге эшкә кушылыйк.









