“Хокук һәм тәртип сагында” дип аталган тапшырулар циклында илебез һәм республика тормышының төрле тармакларына, кеше яшәешенә кагылышлы законнар, аларның үтәлешенә бәйле мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирәбез. Тапшыруның юридик киңәшчеләре — Вячеслав Лебедев исемендәге Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казандагы филиалы хезмәткәрләре. Бүгенге белгечебез – директорның укыту һәм тәрбия эше буенча урынбасары, юридик фәннәр докторы, гражданнар процессуаль хокукы кафедрасы профессоры, ТР атказанган юристы Әнәс Габдерәүф улы Нуриев.
Бүген без гаять киң теманы башлап җибәрәбез: яшәү урынында кешенең хокуклары һәм бурычлары.










