Казанда Шамил Закиров исемендәге “Идел-йорт” 25 нче төбәкара театр коллективлары бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Быел бәйге батырлык, тыл тормышы, гаилә язмышы, тыныч тормыш кыйммәтләренә багышланды. ГРАН ПРИ исемен кем алган? Алдагы язмада.
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Идел Йорт театр коллективлары бәйгесендә катнашучылар моның нәрсә икәнен яхшы белә. Әнә шуңа да дәртләнеп, төп эштә эшләп кайтканнан соң үзешчән театрда катнашырга дип җыелалар. Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылы мәдәният йорты каршындагы Өмет театры бәйгедә 2019 елдан бирле катнаша. Быел Риза Ишморатның Кайту әсәре буенча куелган спектакле өчен 3 урынга лаек булдылар.
Бәйгедә Татарстан районнары да, Россия Федерациясе төбәкләре дә катнашырга зур теләк белдерә. 25 ел бара торган бәйгенең Әһәмияте нәрсәдә икән?
Бәйгенең Шамил Зиннур улы Закиров исемен йөртүе дә юкка түгел.
Быелгы бәйгенең төп бүләге Гран при исемен Балык Бистәсе районы мәдәният йорты халык театры алды! Режиссер Илназ Шакиров! Театр Гөлшат Зәйнәшева пьесасы буенча куелган Рамай спекткле өчен бүләкләнде.
Айзилә Батырханова, Николай Осуховский.










