Бу көннәрдә «Мир» кинотеатрында «Милли мульт фест» бишенче республика балалар кинофестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр. Аларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Телләр комиссиясе Рәисе Марат Әхмәтов котлады. Быел бәйгегә Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән 500 дән артык гариза килгән. Нәтиҗәдә 19 эш сайлап алынды. Үз эшләрендә катнашучылар пластилин, кәгазь анимациясе, шулай ук заманча графиканы кулланган. «Милли мультфест» конкурсында 7 яштән алып –17 яшькә кадәр балалар һәм иҗат коллективлары катнашты. Гомүмән, әлеге бәйге үсеп килүче буында, татар телендә иҗади фикерләүне үстерүгә, үз мөмкинекләрен ачырга ярдәм итә.










