Хөрмәтле татарстанлылар!
Без бүген көчле ихтыярлы һәм гаярь ватандашларыбызга – Советлар Союзы Геройларына, Россия Федерациясе Геройларына, Дан ордены кавалерларына чиксез ихтирамыбызны белдерәбез.
Быел Ватан Геройлары аеруча зур игътибар үзәгендә: илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын тантаналы төстә билгеләп үтә, Ватанны саклаучылар елы кысаларында патриотик чаралар уздырыла.
Алдагы көннәрдә дә какшамас рухлы, үз һөнәрләренең чын осталары булган кешеләргә карата олылау хисләре тәрбияләү һәм аларны сүрелдермичә саклау өчен һичшиксез мөмкин булганның барын да эшләячәкбез. Шуның белән бәйле рәвештә Ватанны саклаучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең барлык буыннарына хөрмәт йөзеннән 2026 ел Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде.
Татарстанлылар илебезнең тарихи елъязмасында исемнәре мәңгелеккә теркәлгән каһарманнары белән ихластан горурланалар. Бүгенге көндә геройлар исемлегенә махсус хәрби операция уздыру барышында дәүләтнең бәйсезлеген яклап көрәшүчеләр өстәлә. Алар – Ватан хакына тугры хезмәтнең данлыклы традицияләрен дәвам итүчеләр.
Кадерле татарстанлылар! Ватан Геройлары көне белән тагын бер кат тәбрик итеп, сезгә чын йөрәктән сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим!
Бәйрәм мөбарәк булсын!









