Республикада мөмкинлекләре чикле кешеләр декадасы дәвам итә. Башкалабызда һәм муниципаль районнарда, алар өчен төрле социаль һәм мәдәни чаралар оештырыла. Әйтик, бу көннәрдә Азнакай районында хәйрия марафоны узды. Игелекле эшкә район җитәкчеләре, хезмәт коллективлары, эшмәкәрләр, район халкы үзләреннән өлеш кертте. Бүгенге көндә Азнакай районында 3 меңнән артык физик мөмкинлекләре чикле кешеләр яши. Хәйрия марафонын үткәрүнең максаты да, аларга рухи һәм матди ярдәм күрсәтү. Марафонда барлыгы 1 миллионнан артык акча җыелды. Алар авыру балаларга дәвалануга һәм катлаулы тормыш хәлендә калган район кешеләренә юнәлдерелә. Бу игелекле эш декабрь ае дәвамында алып барыла.










