Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел! Түбән Камада телне өйрәнү мәсьәләләренә багышланган семинар узды. Белем бирүнең сыйфатын арттыру, тәҗрибә уртаклашу. Шушы көннәрдә Түбән Кама шәһәре һәм районы мәктәпләреннән, республика семинарында 50гә якын укытучы катнашты. Очрашуның төп мәсьәләсе – рус телле балаларга татарча аралашырга өйрәтү алымнарын барлау.










