17 нче Бөтенроссия «Һөнәр» фестиваленең нәтиҗәләре нинди, махсус бүләк кемгә бирелде?
«Һөнәр» яшь режиссура фестивале кысаларында режиссёр буларак өметле күренгән яшьләргә белем бирү кирәклеге ачыклана. Оештыручылар Республика Рәисенә мөрәҗәгать иткәч эш уңай якка хәл ителә. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән башкарыла.
Бу елны дебют» һәм «Һөнәр: мастер» юнәлешләре барлыкка килгән. Катнашучылар яше дә 40ка кадәр, күбесе – дәүләт театрларында эшләүче артистлар.
Фестиваль барышында «Һөнәр: дебют» юнәлешендә Әлмәт, Минзәлә, Әтнә, Чаллы, Кариев театрлары. «Һөнәр: мастер» номинцясендә Луганск, Томск театрлары, Оренбург татар дәүләт театры, Уфа яшь тамашачы театры һәм Казахстаннан Акмулла өлкәсе театры үз спектакльләрен күрсәтте.
Фестиваль дәвамында тәҗрибәле шәхесләр осталыклары, белеме, иҗади алымнары белән бүлеште. Алар арасында Казан дәүләт мәдәният институтыннан да остазлар бар иде. Катнашучыларның һәрберсенә Казан дәүләт мәдәният институтының белемне үстерү таныклыгы тапшырылды.
Киләсе елга – театрга нигез салучы Фәрит Хәбибуллинның тууына 85 ел. Шәхеснең исемен мәңгеләштерү ниятеннән, Фәрит Хәбибуллин исемендәге яшь режиссура премиясен тапшыру аның чордашы, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафинга йөкләнгән иде.
Әлеге премиягә ия булу зур мәртәбә, җаваплылык өсти ди Дамир Сидеев.
Әлеге фестиваль программасын киләсе елларда тагын да тулыландыру өстендә эшлибез дип белдерә оештыручылар.
Алия Галиуллина, Данил Жданов, Татарстан яңалыклары.










