Һәр чорның үз батырлары бар. Бүген әлеге исемлеккә – махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары һәм волонтерлар керә. Шушы көннәрдә Түбән Кама районында «Геройларга хәтер тугры» дип исемләнгән иҗади бәйге дәвам итә. Катнашучылар 8 номинациядә көч сынаша. Нәтиҗәләр буенча, гала концерт 16 нчы декабрдә уза.










