Республикада агро сыйныфлар ачу дәвам итә. Күптән түгел алар Саба һәм Лаеш районнарының кайбер мәктәпләрендә эшли башладылар инде . Ә шушы көннәрдә агротехнология сыйныфы Яшел Үзән районы Осиново авылында Карпов исемендәге лицейда үз ишекләрен ачты.
Биредә агросыйнфлар өчен 4 кабинет җиһазландырылган, туфрак үзенчәлекләрен өйрәнү, пилотсыз очкычлар кулланып территориянең торышын мониторинглау өчен махсус җиһазлар сатып алынган. Россия мәктәпләрендә агросыйныфлар ачылу «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проектының бер өлеше булып тора.
Мондый агросыйныфларны ачу — педагогларның, агро сәнәгат предприятиеләренең уртак эш нәтиҗәсе, һәм әлбәттә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның зур ярдәме. Монда 7 һәм 10 сыйныф укучыларын “Агроинженерия” юнәлеше буенча әзерлиләр.










