Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Бу көннәрдә Дубайда Россия-Әмирлекләр бизнес-форумы уза. Әлеге чара — Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында стратегик партнерлыкны үстерү өчен мәйданчыкларның берсе.
Форум кысаларында төрле тематикалар буенча берничә сессия оештырылачак. Моннан тыш, сәүдә-икътисади һәм техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара Россия-Әмирлекләр комиссиясенең утырышы була, дип ачыклык кертте Лилия Галимова.










