Ни өчен татар авылларында элекке заманнарда кәкре урам-тыкрыклар күп очраган? Бу һәм башка сорауларга җавапны туган якны ойрәнүче Аяз Хантимеров яхшы белә. Нәрсә соң ул авыл архитектурасы? Бу турыда алдагы язмада.
Аяз Хантимеров кечкенәдән архитектура белән мавыгып үсә. Бигрәк тә авыл төзелешләре кызыксындыра аны.
Сакланып калган борыңгы йорт-хаталарны ойрәнеп республикабызның авылларын йореп чыга. Ә авылның иң күркәм урыны мәчет.
Архитектурага хәттә «татар манарасы» дигән төшенчә дә кереп калган. Сигез өлештән торган биек манарасы, декоратив кәрнизлар булуы белән аерылып тора, һәм түбә өстенә урнаштырыла. Бу бер яктан табигый үзенчәлекләргә бәйле, көчле җил-бураннар ныклыгын какшатмас өчен башкарыла.
Татар ойләренең алгы якларына аеруча ихьтибар бирелгән. Тәрәзә йөзлекләре, капка, коймалар, челтәрләп агачтан башкарыла. Татарларның көн-күрешен ойрәнүче Николай Иосифович Воробьев болай дип язып калдыра:
«Һәр татар крестьянының матур йорт салу зур хыял»
«Өе биек, өйрәсе сыек» дигән әйтем, татарның матди ягы чикле булса да, торган урыны күркәм булырга тиешлеге турында сөйли.
Эльза Әхмәтҗанова, Дамир Мөхәммәтханов. Татарстан яңалыклары.










