Бүген безнең тапшыруыбыз Республикабызда гына түгел, татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә үткәрелә торган “Аулак-өй көрәш” проектының бер чарасына багышлана. Төбәкара ярышлар 5 ел дәвамында төрле балалар бакчалары, мәктәпләр арасында гына түгел, төрле буын, төрле һөнәр вәкилләре арасында да үткәрелә. Проектның җитәкчесе Сәрия Закирова бу юлы аулак-өй көрәшне үзенең туып-үскән авылында Апас районы Ясаклы Барыш авылында үткәрде.










