Гигант зурлыктагы, 2400 квадрат метр мәйданлы өч төсле флагны Татарстан яшьләре бүген Казанның «Урам» экстрим-паркында җәелдерде. Әлеге чараны Россия Конституциясе көне алдыннан «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе үткәрде.
60ка 40 метр зурлыктагы әлеге тукыманы 350дән артык кеше җәйде. «Яшь гвардиянең» төбәк штабы җитәкчесе урынбасары Владислав Тарасов билгеләп үткәнчә, бу флаг – республикада иң зурысы.
«Бүген биредә 350гә якын кеше бар. Алар – Казан шәһәренең төрле урта һәм югары уку йортлары вәкилләре, эшләүче яшьләр, студентларның хезмәт отрядлары. Әлбәттә, Конституция көне – һәрберебез өчен бик әһәмиятле бәйрәм. Бу флагны җәяргә шундый күп яшьләрнең җыелуы Татарстанда патриотизмның югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә», – дип ачыклык кертте ул.









