Җомга көненең күркәмлеге — аның әдәпләрен үтәүдә. Бүгенге «Иртәнге нур» тапшыруыбыз җомга әдәпләрен, көннең әһәмиятен искә төшерүдән башланды. Тапшыруыбызның төп өлешендә, Рахматуллаһ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән гаиләгә килгән сынауларны ничек итеп дөрес каршы алырга, югалып калмау турында сөйләштек. Шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.), аның кызлары, сәхабәләре күргән сынауларны искә төшердек. Рәхим итеп тыңлагыз!










